Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза
Тавыш бирү 9 сентябрьдә 7.00 сәгатьтә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстанда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза – барлыгы 604 кандидат 246 мандатка дәгъва кыла. Тавыш бирү 7.00 сәгатьтә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Республикада 275 участок (шуларның 35е – Казанда) һәм 52 территориаль комиссия эшли, Сарманнан тыш, Татарстанның барлык районнары да катнаша.
Сайлауларны оештыру эшенә хәлиткеч тавыш хокукына ия 2 меңнән артык участок сайлау комиссиясе әгъзасы җәлеп ителгән. Чарада 10 төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән һәм үзен-үзе күрсәтүче кандидатлар катнаша.
Барлык сайлау участокларында да «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына тавыш бирү нәтиҗәләре турында участок сайлау комиссияләре беркетмәләре мәгълүматларын тизләтелгән кертү технологиясе кулланыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз