Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җирле халыклар телләренең Халыкара унъеллыгын үткәрү турында сөйләделәр
2022–2032 елларда Татарстанда җирле халыклар телләренең Халыкара унъеллыгын үткәрү эшләре турында җаваплы оешмалар вәкилләре «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
«Мәгариф һәм фән министрлыгы ел буе республика планындагы 22 чараны гамәлгә ашыра»
«Безнең министрлык республика планы буенча 22 чараны тормышка ашыра, шуларның 10сы ел дәвамында даими рәвештә үткәрелә, 12се – расланган календарь планына туры китереп», – дип башлады сүзне Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова.
Аның сүзләренчә, министрлык ел дәвамында норматив-хокукый һәм методик базаны камилләштерү өстендә даими эшли. Әлеге эшнең иң зур нәтиҗәләренең берсе – татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләрнең Федераль исемлеккә кертелүе.
«Бүгенге көндә Федераль дәреслекләр исемлегенә татар теле һәм әдәбияты буенча 86 уку-методик комплекты (УМК – «Татар-информ» иск.) кертелгән. Агымдагы елның августында өстәмә 36 УМК экспертиза узу өчен Россия Мәгариф министрлыгына юнәлтелде», – диде министрлык вәкиле.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Моннан тыш, 1 сентябрьдән башлап «Тарих» предметына «Безнең төбәк тарихы» дигән уку курсы өстәлгән. Әлеге уку-методик комплекты Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты авторлары тарафыннан эшләнгән.
Министрлык укытучыларның һөнәри компетенциясен күтәрүгә зур игътибар бирә. Агымдагы елда 1850 укытучы квалификация күтәрү курсларын уза. Шулай ук республика укытучылары Бөтенроссия конкурсларында лаеклы уңышлар яулый.
«Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә узган «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсында Татарстанны 146нчы номерлы «Ресурс» лицее укытучысы Айслу Мөхәммәтова тәкъдим итте. Ул Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә керде һәм «Укытучылар арасында җәмәгатьчелек тануы лидеры» номинациясендә җиңүче дип танылды», – дип белдерде Алсу Шәрипова.
Туган телләрне информацион һәм цифрлы мохиттә үстерү максатыннан, «Ана теле» онлайн-мәктәбенең эше яңартылган. «Август аенда «Ана теле» онлайн-мәктәбе эше яңадан торгызылды. Бар булган контент илебез платформасына күчерелде, интерфейс яңартылды, системаның адаптив версиясе эшләнде, шулай ук ЕСИА аша теркәлү һәм эшләү мөмкинлеге өстәлде», – дип хәбәр итте спикер.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Министрлык вәкиле, йомгак ясап, әлеге чараларның вакытында республиканың ике дәүләт телендә министрлыкның рәсми сайтында һәм матбугат чараларында яктыртылып барылуын да билгеләп үтте.
Галимҗан Ибраһимов исемендәгеТел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры: «Безнең хезмәткәрләр нәтиҗәле эшләде»
Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге унъеллык программаны нигездә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тормышка ашыра, дип хәбәр итте институт директоры Илгиз Халиков.
2025 елның беренче ярты еллыгында институт башлангыч, төп, урта белем бирү оешмаларында туган татар теле һәм әдәбиятын укытуда цифрлы технологияләрне куллану буенча методик тәкъдимнәр әзерли. «Кулланмалар өчен дизайн-макетлар эшләнде, редакция һәм нәшрият эшләре алып барыла. Кулланма әзерләнеп беткәч, алга таба эшләү өчен Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәреләчәк», – диде институт директоры.
Институт татар тел белеме, әдәбияты, фольклористикасы өлкәсендә – тугыз юнәлеш буенча фәнни-гамәли тикшеренүләр үткәрә. Алар арасында милли мәгарифне методик тәэмин итү, социологик тикшеренүләр, музыкаль-поэтик фольклор, этнография, текстология һәм лексикография бар.
«Безнең хезмәткәрләр нәтиҗәле эшләде: индексацияләнә торган фәнни басмаларда 158 мәкалә басылып чыкты», — дип билгеләп үтте Илгиз Халиков.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Институтта шулай ук татар тел белемен, әдәбият белемен һәм фольклористиканы үстерүгә юнәлтелгән түгәрәк өстәлләр оештырыла. «Беренче яртыеллыкта без Шәехзада Бабич иҗатына, глобализация шартларында традицион мәдәният һәм сәнгать проблемаларына, Җиңү темасына, сугышны узган галимнәргә һәм Каюм Насыйри мирасына багышлап халыкара фәнни форумнар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрдек», – дип сөйләде институт директоры.
Шулай ук институт Татарстан топонимнары каталогын һәм Россия төбәкләрендәге татар топонимнарының өстәмә каталогын булдыру эшен дәвам итә. «2025 елда электрон каталогка Чувашия, Башкортстан һәм Төмән өлкәсе топонимнары кертелде. Бүгенгә көндә 350дән артык топоним кертелгән», — дип хәбәр итте Илгиз Халиков.
«Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур әһәмият бирелә»
Татарстан халыклары ассамблеясы үткәргән чаралар турында оешма Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин сөйләде. Ул шулай ук Россиянең бу программага (БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2019 елда игълан ителгән һәм ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә) беренчеләрдән булып керүен һәм федераль үзәк программаны кабул итү белән Татарстанның аның беренче катнашучысы булуын ассызыклады.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Бу хәбәрләр нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында милли сәясәткә һәм Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә никадәр зур әһәмият бирелүе турында нәтиҗә ясарга була», – дип йомгаклады Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин.
Ул шулай ук киләсе елның Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен искә алды. Рәсми зат фикеренчә, бу илдә яшәүче халыкларны саклауның һәм аларга хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеген тагын бер кат раслый.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз