Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеге турында сораштыру башланды
Татарстан халкы сораштыруда катнаша һәм җирле үзидарә органнары эшен бәяли ала. Мондый тикшеренү республикада ел саен үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстанда цифрлы сервислар ярдәмендә шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халык фикерен җыялар.
Сораштыруның максаты – гражданнарның муниципаль хакимиятләр эшеннән һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү. Катнашу өчен порталга күчәргә һәм Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша авторизацияләнергә кирәк.
Сораштыру нәтиҗәләре гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак һәм җирле үзидарә органнары һәм республика муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүче оешмалар эшен камилләштерү өчен нигез булачак.
2025 елда тикшеренүдә 45 375 кеше катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз