news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда "Ирләр сәламәтлеге атналыгы" чарасы башланды

Велосипедлар ярышы белән, Яңа Чишмә районы эстафетаны Чирмешән районына тапшырган.

Татарстанда "Ирләр сәламәтлеге атналыгы" чарасы башланды
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда "Ирләр сәламәтлеге атналыгы" чарасы башланды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа Чишмә районында "Ирләр сәламәтлеге атналыгы" чарасы узган. Акция кысаларында бер атна дәвамында предприятиеләрдә эшләүче ирләр өчен уролог консультациясен алу, лекцияләр тыңлау, кан басымын белү, ЭКГ ясату мөмкинлеге булдырылган. 45 яшьтән өлкәнрәк ирләр ПСАга кан тапшырган.

Сәламәтлек атналыгын Яңа Чишмә Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рәфис Вафин башлап җибәргән. Ул район администрациясе киңәшмәсендә ирләрнең сәламәтлек буенча хәлләре: проблемалар һәм хәл итү юллары турында сөйләгән.

Велосипедлар ярышы белән, "Ирләр сәламәтлеге атнасы" эстафетасы Чирмешән районына тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot