Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Иреклекләр көнендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы волонтерларын бүләкләделәр
Бүген, 5 декабрьдә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең 48нче махсуслаштырылган янгын-коткару бүлегендә Иреклеләр көненә багышланган тантаналы җыелыш узды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары Марат Гомәров иҗтимагый оешмалар вәкилләренә иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә һәм гадәттән тыш хәлләрне профилактикалауга керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе 9 иҗтимагый оешма белән хезмәттәшлек итә. Аларда 439 ирекле хезмәткәр исәпләнә. Шуларның 26сы авария-коткару эшләрен алып бару хокукына аттестация узган.
2025 елда иреклеләр 339 тапкыр эзләү-коткару операцияләрендә катнашкан һәм 356 кешене коткарган.
Ирекле янгын сагы 1628 оешманы, шул исәптән 979 дружинаны һәм 649 команданы үз эченә ала. Аның шәхси составында барлыгы 8125 кеше, шулай ук 1690 берәмлек техника бар. Ел башыннан бирле Ирекле янгын сагы бүлекчәләре 631 тапкыр чакырулар буенча барган һәм 52 янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз