news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ирекле донорлыкны үстерәчәкләр

Кичә “Кан тапшыру хезмәте” ирекле донорлык программасын тормышка ашыру кысаларында республикабызда донорлык буенча Иҗтимагый совет булдыруны күздә тоткан эшлекле киңәшмә узды

Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында “Кан тапшыру хезмәте” ирекле донорлык программасын тормышка ашыру кысаларында республикабызда донорлык буенча Иҗтимагый совет булдыруны күздә тоткан эшлекле киңәшмә узды.
Министрлыкның рәсми сайты биргән мәгълүматка караганда, Иҗтимагый советка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, эшмәкәрләр, сәнәгатьчеләр берләшер дип уйланыла. Составка Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Эчке эшләр, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, “Бердәм Россия” партиясе, дини конфессияләр, һөнәри берләшмәләр, республика ассоциацияләре вәкилләре керәчәк. Совет оештыруның максаты – ирекле донорлыкны пропагандалау һәм донорлык хәрәкәтен үстерү.
Россиядә андый иҗтимагый советларның берничә булуы мәгълүм. Татарстандагы советның беренче утырышы 2010 елның гыйнварында узар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100