news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җир һәм елганы тирес белән пычрату буенча җинаять эше кузгатылган

Салынган зыян 13 миллион сум тәшкил иткән

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Идел төбәкара табигатьне саклау тикшерү идарәсе тикшерү органнары тарафыннан ТР Югары Ослан районында тирес саклау һәм ташлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. РФ Җинаять кодексының 247 нче маддәсе 2 нче частендә ("Авыр нәтиҗәләргә китергән экологик куркыныч калдыклар әйләнеше кагыйдәләрен бозу") каралган җинаять составы буенча "эш" ачылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Идел төбәкара табигатьне саклау тикшерү идарәсе.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2014 елның 10-11 сентябрендә  13 мең квадрат метрдан ким булмаган мәйданлы авыл хуҗалыгы җирләрендә "Красный Восток - Агро" ААҖнең "Макулово" терлекчелек комплексыннан мөгезле эре терлек калдыкларын ташлау ачыкланган. Бу  җир, үсемлеклекләр, су һәм Келәнче елгасының төбе пычрануга китергән. Куркыныч калдыклар сакланган авыл хуҗалыгы җирләренә килгән зыян 13 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта кылынган җинаятьнең барлык нечкәлекләре ачыклана.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100