news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ир-егетләр арасында көрәш буенча яңа турнир пәйда булырга мөмкин

Аны "диварга-дивар" системасы буенча Әлмәттә оештырырга җыеналар.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстанда ир-егетләр арасында көрәш буенча республикакүләм тагын бер дәрәҗәле турнир барлыкка килергә мөмкин. Аны Татарстан көрәш федерациясе белән берлектә Әлмәттә нефтьчеләр оешмасы оештырырга җыена. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә бу атнада көтелгән Татарстан Республикасы чемпионаты хакында сорашканда Татарстанның көрәш федерациясе Башкарма директоры Равил Хәйруллин җиткерде.

“Әлмәттә көрәш өчен янып-көеп йөрүче кешеләр җитәрлек. Шулардан ир-егетләр арасында республикакүләм көрәш бәйгесе уздыру турындагы тәкъдим керде. Нигезләмәсе эшләнде. Расланасы гына калды. Мөгаен ул киләсе елның мартында узар”, – диде безгә Равил Хәйруллин.

Башкарма директор сүзләренә караганда, Әлмәттәге көрәш үзгә булачак – биредә “диварга-дивар” системасында 7 авырлык үләвендә бил алышулар көтелә. Димәк, командага команда каршы чыгып, республиканың иң көчле район һәм шәһәрләре ачыкланачак.

“Әлеге система буенча яшьләр арасында федерация Кубогына традицион турнир уза һәм ул гаять мавыктыргыч үтә. Ир-егетләр арасында да начар булырга тиеш түгел. Мондый тәкъдим җиткерүчеләр бар иде инде, шул исәптән көрәш темасын яктыртучы журналистлар арасында да”, – диде Равил Хәйруллин.

Бу урында “Татар-информ” хәбәрчесенең моннан бер ел элек Равил Хәйруллин белән “Интертат” электрон газетасы өчен әзерләгән әңгәмәсен искә төшерү урынлы булыр. “Ир-егетләрне дә командага “диварга-дивар” системасы буенча көрәштереп карыйсы килә. Теләче – Әлмәт, йө булмаса Зәй – Биектау командалары очрашсамы?!.” – дигән соравыбызга ул вакытта Равил Хәйруллин: “Кызыклы тәкъдим бит бу! Бу сорауны күтәреп чыгачакмын”, – дип ышандырган иде.

Әлмәттәге турнирның приз фонды зур булырга охшап тора. “Татар-информ” хәбәрчесенә үз чыганаклары беренче урын алган командага – 300 мең сум, икенче-өченче урындагыларга 200 мең һәм 100 мең сум акчалата приз бирергә җыенуларын җиткерде.

Сүз уңаеннан, 24-25 ноябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда ир-егетләр арасында Татарстан чемпионаты уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100