news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ир белән хатын мунчада үлгән, прокуратура тикшерү башлаган

Бүген Татарстанның Саба районы Сабай авылында ир белән хатын һәлак булган.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ир белән хатынның мәетен мунчада табып алганнар. Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – сөрем газы белән агулану.

Урынга район прокуроры Раил Шәймәрдәнов килгән, әлеге хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot