news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ир-атларның 35 проценты пенсия яшенә дә җитми

Татарстанда 44 мең 12 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда ир-атларның 35 проценты пенсия яшенә дә җитми
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Татарстанда ир-атларның гомер озынлыгы кими. 2017 елда вафат булган барлык ир-атларның 35 проценты 60 яшькә дә җитмәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе вакытында билгеле булды.

“Республикада күпчелек ир-атлар пенсия яшенә дә җитми”, – диде ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева. – 35 процент ир-ат 60 яшькәчә вафат булган. Хатын-кызлар арасында исә мондый үлем очраклары 13 процентны тәшкил итә.

Аның сүзләренчә, узган ел Татарстанда 44 мең 12 үлем очрагы теркәлгән. Бу узган елга караганда 2,1 процентка кимрәк.

“Мондый динамика республикада өченче ел рәттән күзәтелә”, – диде идарә тармагы башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100