news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 30 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-атлар ешрак үлә

2021 ел белән чагыштырганда, узган елда Татарстанда эшкә яраклы кешеләрнең үлем күрсәткече 11,8 процентка кимегән. Бу хакта йомгаклау коллегиясендә республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

«Җенес һәм яшь буенча үлем структурасын анализлап, ир-атларның нәкъ менә 30 яшьтән 60 яшькә кадәрге эшкә яраклы яшьләрдә күбрәк үлүен билгеләп үтәргә кирәк», – дип ассызыклады ТР Сәламәтлек саклау министры.

Еш кына ир-атлар кан әйләнеше системасы авырулары һәм тышкы сәбәпләр аркасында үлә.

2022 елда барлыгы эшкә яраклы яшьтәге тугыз меңнән артык татарстанлы вафат. Бу барлык үлүчеләрнең 22 процентын тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot