Татарстанда ир-ат тәмәке төпчегеннән капкан уттан диванында һәлак булган
Фатир Бөгелмәдә Гафиятуллин урамындагы торак йортта төнлә янган.
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Бөгелмәдә, Гафиятуллин урамындагы торак йортларның берсендә беренче каттагы фатир янган.
«Татар-информ»га бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын турында хәбәр төнлә 101нче янгын сагы номерына килгән. Янгын сүндерүчеләр килеп, берничә минуттан соң 1 квадрат метр мәйданда утны сүндергән.
Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин.