Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ир-ат өендәге янгынны сүндермәкче булган һәм төтен белән агуланган
Татарстанда яшәүче ир-ат өнендәге янгынны сүндермәкче булган һәм төтен белән агуланган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын Зәй районындагы Сәвәләй авылында бер катлы шәхси йортта чыккан. Янгын мәйданы 96 квадрат метр тәшкил иткән. Йортның 73 яшьлек хуҗасы янгынны сүндермәкче булган һәм төтен белән уртача дәрәҗәдә агуланган. Аны Зәй Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.
Янгынның сәбәбе электр җиһазлары дөрес режимда эшләмәү яки ут белән саксыз эш итү булырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз