Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ир-ат "Камаз" кузовыннан егылып, прицеп тәгәрмәче астында калган
Машина барган килеш, пассажир кузов ишеген ачкан һәм егылып төшкән.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда ир-ат "Камаз" кузовыннан егылып төшеп, прицеп тәгәрмәче астында калган һәм һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Авария кичә Лениногорск районында Ромашкино-Куакбаш-Керкәле юлының 39нчы чакырымында булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 47 яшьлек ир-ат "Камаз" машинасының ябык кузовында барган. Машина барган килеш, пассажир кузов ишеген ачкан һәм егылып төшеп, прицеп тәгәрмәче астында калган. Аның ни сәбәпле шулай эшләгәне әлегә билгеле түгел.
Прицепка тапталган ир-ат җитди имгәнеп, һәлак булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз