news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ир-ат, өч хатын-кыз һәм бала утырган машина трассада ватылып калган

Кичке якта трассада сүнеп калган машинада туңып өши башлаган кешеләргә ярдәмгә коткаручылар килгән.

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда юлда ватылып, туктап калган машинада булган ир-ат, өч хатын-кыз һәм 11 яшьлек балага ярдәмгә коткаручылар килгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“М7 трассасында республиканың Мамадыш районында "Хендэ" машинасы сүнеп калуы турындагы хәбәр бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына кичә кич килде”, - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Урынга килгән 5нче зона янгын-сүндерү коткаручылары ватык автомобильдә 45 яшьлек машина йөртүчене, 58, 42 һәм 44 яшьләрдәге өч хатын-кыз һәм 11 яшьлек баланы күргән. Алар нык өшегән булганнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны коткару автомобиленә утырткан, кайнар чәй эчергән. Аннан эвакуатор һәм такси чакырганнар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100