Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ир-ат белән хатын-кыз поезд астында һәлак булганнан соң тикшерү башланды
Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе Татарстанда ир-ат белән хатын-кыз поезд астында һәлак булу очрагының шартларын ачыклый. Тикшерү алды тикшерүе оештырылган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, фаҗига Кукмара станциясе янында булды. Идел буе транспорт прокуратурасы мәгълүматлары нигезендә, Мәскәү – Владивосток пассажир поезды тимер юл аша чыгып барган җәяүлеләрне бәрдергән.
Агентлыкка билгеле булганча, хатын-кызга 54 яшь, ир-атка 51 яшь булган. Якынча мәгълүматларга караганда, алар икесе дә исерек хәлдә булган.
Һәлакәт урынына татар транспорт прокуроры һәм тикшерү-оператив төркеме килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз