Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ир-ат белән дүрт яшьлек бала сапбордта йөзгәндә Иделдә батып үлгән

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ике зур кеше һәм өч бала Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янында сапбордта йөзгән. Аларның коткару жилетлары булмаган. Бер мизгелдә сапборд әйләнеп капланган. 4 яшьлек малай һәм аны коткармакчы булган 34 яшьлек ир-ат батып үлгән.
2нче номерлы зональ эзләү-коткару отряды су астында йөзүчеләре Идел акваториясенең 6 мең квадрат метр мәйданын тикшергән һәм мәетләрне 8 метр тирәнлектә тапкан. Аларны судан чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз