Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ир-ат ашарга пешергәндә плитәне сүндерергә оныткан һәм янып үлгән
Татарстанның Балык Бистәсе районында яшәүче ир-ат ашарга пешергәннән соң плитәне сүндерергә оныткан. Йортта янгын чыккан. Ир-ат һәлак булган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Бичурай авылында яшәүче 59 яшьлек ир-ат ашарга пешермәкче булган. Ул плитә кабызган, ләкин утны күзәтүсез калдырган. Гомуми мәйданы 24 квадрат метр булган янгын шәхси йортны һәм веранданы чолгап алган. Йорт хуҗасының мәете янгынны сүндергәндә табылган. Ут чыккан урында янган савыт-саба калдыклары яткан, ә плитә һаман янып торган.
«Кайберәүләр, плитәгә ризык пешерергә утыртып куеп, әйтик, кибеткә чыгып керә. Алар бу арада куркыныч әйбер булмас, дип уйлый. Әмма бу алай түгел. Янган ризык газлар бүлеп чыгара, алар яну продуктлары белән агулануга китерергә мөмкин. Моннан тыш, плитәдә янып торган ут, таралып, зур янгын китереп чыгара ала. Бу матди ресурсларны югалтуга гына түгел, ә кешеләрнең үлеменә һәм җәрәхәтләнүенә дә китерергә мөмкин», - дип искәрттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз