news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ир-ат телефоннан интим темага сөйләшкән өчен 17 яшьлек кызын үтергән

Ютазы районында яшәүче ир-ат 17 яшьлек кызын үтергән. Ул аның интим эчтәлектәге телефон сөйләшүен ишеткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, әти кеше кызының телефон аша интим эчтәлектәге сөйләшүен тыңлап торган. Шуннан соң алар арасында низаг килеп чыга һәм ир-ат кызын баскычтан этеп җибәрә. Алынган җәрәхәтләрдән кыз вафат була. Шуннан соң ул мәетне елгага батырырга карар иткән.

27 апрельдә полиция хезмәткәрләренә Ютазы районында яшәүче 17 яшьлек кызның югалуы турында хәбәр итәләр. Кызның гәүдәсен Ык елгасыннан табып алганнар. 47 яшьлек әти кеше кулга алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot