news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ипотекага фатир сатып алу мөмкинлегенә ия гаиләләр саны арткан

Татарстанда ипотекага фатир сатып алу мөмкинлеге булган гаиләләр саны 4,5 процентка арткан. РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүдә шул хакта сүз бара.

Әгәр 2022 елның августына республикада гаиләләрнең 22,8 проценты күчемсез милек сатып алу өчен кредит рәсмиләштерү мөмкинлегенә ия булса, 2023 елның августына инде бу күрсәткеч 27,3 процентка җиткән. Татарстан РФ субъектлары арасында ипотеканың үтемлелеге буенча 42нче урынны били.

Тулаем алганда, узган ел Россиянең 78 төбәгендә ипотеканың үтемлелеге арткан, ә биш төбәктә кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot