news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ипотека кредитлары бирү ике тапкырга диярлек кимегән

Татарстанда 2025 елның 8 аенда ипотека кредитлары саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 52 процентка кимегән. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Быел сигез айда сумнарда бирелгән ипотека кредитларының гомуми күләме узган ел белән чагыштырганда 40 процентка кимеде», - диде министр.

Күрсәтелгән чорда 75,9 млрд сумлык 16,8 мең ипотека кредиты бирелгән, узган ел шул ук чорда 132 млрд сумлык 35,3 мең кредит бирелгән. Шуңа да карамастан, сигез ай эчендә торак сату 21 процентка диярлек арткан, 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда – узган елгы 97,8 млрд сумнан быел 118,2 млрд сумга кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot