Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда йөзләрне, куркыныч хәлләрне таный торган видеокүзәтү системасы булачак
Татарстанда бердәм интеграцион видеокүзәтү платформасы эшләнә. Ул йөзләрне танырга һәм куркыныч хәлләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча коллегия утырышында министр урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.
«Яңа платформа төрде видеоаналитика системаларын киң мөмкинлекләр белән бер комплекска туплаячак: йөзләрне биометрия аша тану, автомобиль номерларын тану, куркыныч хәлләрне ачыклау, шикле активлыкны күрү», – дип аңлатты Яковлев.
Әлеге технологияләрне бер платформада берләштерү хокук саклау органнары эше нәтиҗәлелеген һәм иҗтимагый куркынычсызлык дәрәҗәсен күпкә арттырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз