news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йорт хайваннарын асрауда хокук бозулар өчен штрафлар кертелә

Татарстанда йорт хайваннары хуҗаларына аларны асрау таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык кертелә. Республиканың Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертә торган әлеге закон проектын депутатларның күпчелек тавышы белән Татарстан Дәүләт Советы утырышында кабул иттеләр.

«Күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм аларның йорт яны территорияләрендә йорт хайваннарын асрау таләпләрен бозган, этне мәҗбүри теркәмәгән өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим ителә», – диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Аның сүзләренчә, бу хилафлыклар өчен башта кисәтү бирелә, ә соңыннан 2 меңнән 4 меңгә кадәр штраф салына. Этне мәҗбүри теркәү елы дәвамында бу хәл тагын кабатланса, штраф 5 мең булачак.

«Этне мәҗбүри теркәү таләбен берничә тапкыр бозган өчен ветеринария идарәсе судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – диде Алмаз Хисаметдинов.

Искәртеп үтик, 1 гыйнвардан Татарстанда йорт этләрен теркәү мәҗбүри.

Идарә җитәкчесе искәрткәнчә, күпфатирлы йортларда гомуми файдалану урыннарына баскычлар, кладовка бүлмәләре, чарлаклар һәм подваллар керә. Йорт яны территорияләре – йорт урнашкан җир, парковка, балалар һәм спорт мәйданчыклары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100