news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йомырканың дистәсе 130 сумнан артты

Татарстанда йомырканың дистәсе 130 сумнан артты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда бер атна эчендә, 18-24 декабрьдә, йомырка янә иң нык кыйммәтләнгән продукт булды. Аның дистәсе, 5,7 процентка артып, 130,4 сумга җитте. Помидор 5,37 процентка кыйммәтләнде, хәзер аның бер килограммы 196,1 сум тора. Татарстанстат шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.

Моннан тыш, кыяр – 3,65 (бер килограммы – 175,41 сум), бәрәңге – 2,78 (22,9 сум), сарык ите – 1,46 (651,87 сум), ярымысланган колбаса 1,47 процентка (569,89 сум) кыйммәтләнде.

Шул ук вакытта, кайбер продуктларның бәясе төште. Әйтик, кишер – 2,37, пешкән колбаса, эремчек, тоз һәм тары ярмасы 2 процентка арзанайды.

news_right_1
news_right_2
news_bot