Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда йомырканың бәясе тагын 8 процентка артты
11-17 декабрьдә Татарстанда йомырка кабат кыйммәтләнде. 1 дистә йомырканың бәясе 113,3 сумнан 123,35 сумга кадәр артты, яки 8,19 процентка кыйммәтләнде. Татарстанстат шул хакта хәбәр итә.
Моннан тыш, яңа өзелгән кыяр 10,66 процентка кыйммәтләнде, хәзер аның килограммын 169,23 сумга сатып алырга кирәк, кишер бәясе дә 4,65 проценткка арты, хәзер 31,42 сум тора. Помидор, алма, чөгендер, суган, бәрәңге, вермишель, дөге, тоз, балалар өчен сөт катнашмасы, эремчек, каймак, маргарин, сосиска, сарделька һәм башка продуктларның бәясендә бераз үзгәреш бар.
Бәяләре төшкән азык-төлек товарлары да бар. Мисал өчен, тары һәм карабодай ярмалары, банан, кәбестә, икмәк-күмәч әйберләре, бодай оны, кара чәй, печенье, шикәр комы, стерилизацияләнгән сөт (майлылыгы - 2,5-3,2 процент), көнбагыш мае, пешкән һәм ярымысланган казылык, тавык ите, дуңгыз һәм сыер ите.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз