Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда йомырка, кыяр һәм помидор кабат кыйммәтләнгән
13-19 ноябрьдә, бер атна элеккеге кебек үк, Татарстанда йомырка, кыяр һәм помидор кыйммәтләнгән. Татарстанстатның республикада уртача куллану бәяләре буенча статистикасында шул хакта хәбәр ителә.
Бер атна эчендә кыяр – 8,65 процентка, 116,05 сумга кадәр – аеруча нык кыйммәтләнгән. Йомырканың дистәсе – 94,9 сумга (+5,66 процент), бер килограмм помидор 184,62 сумга (4,42 процент) арткан. Алма һәм суган бәясе – 2 процентка, тавык ите, ак май, эремчек, тары ярмасы һәм бәрәңге 1 процентка кыйммәтләнгән.
Кишер (-1,62 процент), шикәр комы (-1,12 процент), көнбагыш мае (-1,1 процент) һ.б. продуктлар бераз арзанайган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз