news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йомырка, кыяр һәм помидор арзанайган

Татарстанда йомырка, кыяр һәм помидор арзанайган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

6 майдан 12 майга кадәр бер атна эчендә Татарстанда бер килограмм помидор бәясе 11 сумга, бер килограмм кыяр бәясе 8 сумга арзанайган. Мәгълуматларны Татарстанстат тәкъдим итте.

Мәсәлән, помидорның бәясе 230,17 сумнан 219,11 сумга кадәр, ә кыяр бәясе 132,87 сумнан 124,33 сумга кадәр арзанайган. Әмма бу чорда кайбер яшелчәләр, киресенчә, кыйммәтләнгән. Мәсәлән, кәбестә бәясе 4,6 процентка, 38,92 сумга кадәр, суган 5,63 процентка, 37,17 сумга кадәр, чөгендер 5,32 процентка, 60,23 сумга кадәр һәм кишер 7,04 процентка, 48,42 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Ит продуктлары арасында сарык итенең бәясе 1,15 прцентка, килограммы 708,1 сумга кадәр арткан. Йомырка бәясе 1,03 процентка, 118,4 сумга кадәр арзанайган.

news_right_1
news_right_2
news_bot