news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йомырка, кәбестә һәм банан кыйммәтләнгән, кишер арзанайган

Узган атнада, 17-24 октябрьдә, Татарстанда «борщ җыелмасы»на кергән яшелчәләр кыйммәтләнде.

Бигрәк тә кәбестәнең бәясе 3,23 процентка арткан, бер килосы 17,63 сум булган, кыяр – 2,14 процентка (84,72 сум) һәм помидор – 1,13 процентка (84,61 сум). Шулай ук банынның бәясе дә 3,11 процентка арткан, хәзер килосы 81,38 сум тора. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Шулай ук йомырка бәясе дә 4,05 процентка арткан, хәзер дистәсе өчен 67,68 сум түләргә кирәк. Шулай ук ярымысланган колбаса, маргарин һәм сөт тә кыйммәтләнгән.

Шул ук вакытта узган атнада кишер (2,51%, 24,02 сумга кадәр) һәм суган (2,06%, 25,6 сумга кадәр), алма (1,44 %, 83,76 сум га кадәр) һәм балалар өчен коры сөт катнашмалары (1,43%, 966,75 сумга кадәр) арзанайган. Ярмалар һәм ит бәясендә үзгәреш бераз гына күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100