Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Йолдызлык» фестивале җиңүчеләренә Татарстан Рәисе стипендияләре тапшырылды
Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» XXVI ачык республика эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне яшьләргә Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында тапшырды.
Быел махсус дәүләт стипендияләре 21нче тапкыр тапшырыла. Бу традиция 2006 елда Татарстан җитәкчелеге карары белән гадәткә кертелде.
«Татарстанда без яшь талантларга ярдәм итү эшен 2000нче еллардан башлап җибәрдек. Киләчәкне бары тик иҗади элита гына формалаштыра», – дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Шушы вакыт дәвамында республиканың төрле районнарыннан 583 катнашучы президент стипендиаты булган. Моннан тыш, I дәрәҗә лауреатларны әзерләгән педагоглар да премияләр алган.
«Сез безнең дөньябызны, республикабызны, мәктәпләребезне, балалар бакчаларыбызны бизисез. Бүген без сезнең ел буе башкарган зур хезмәтегезнең нәтиҗәләрен күрәбез», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз