news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кичке чаңгы узышы була

Дүшәмбе, 6 гыйнварда, Татарстанда «Йолдызлы» традицион кичке чаңгы узышы була. Ярыш Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы базасында 15:30 сәгатьтә башлана.

ТР Спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, ярыш кичен йолдызлар яктысында узганга күрә генә түгел, ә биредә йолдызлы чаңгычылар, ягъни танылган спортчылар катнашканга күрә дә кичке узыш дип атала.

Бу юлы узышта Андрей Ларьков, Алия Иксанова, Павел Сюлатов һәм Анастасия Доценко катнашачак.

Спортчылар 4,5 километрдан алып 10 километрга кадәр дистанция узачак. Ярышта катнашу өчен 5 гыйнварда Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатькә кадәр теркәлергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot