Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда йөк машинасы йөртүчесе эстакада белән трейлер арасында кысылып калып үлгән
3 март көнне Теләче районы Олы Мәтәскә авылында фаҗига булган. Анда йөк машинасы йөртүче булып эшләгән 58 яшьлек ир-ат эш вакытында үлгән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фаразынча, төягеч шоферы күчмә эстакаданы сәнәгенә эләктереп, хәрәкәт итә башлый. Ул аны КАМАЗ автомобиле тагылмасына тоташтырмакчы була. Нәтиҗәдә, йөк машинасы йөртүчесе эстакада белән тагылма арасында кысылып кала. Ир-ат һәлак булган.
Эшче һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз