news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөк машинасы җиңел машина белән бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булды

Авария республиканың Чистай районында Казан-Оренбург трассасының 135 нче чакрымында булды. Iveco йөк машинасы «Лада Ларгус» автомобиле белән бәрелешкән. Шаһитларның фотосурәтләренә караганда, бәрелештән соң ике автомобильгә дә ут капкан, нәтиҗәдә, зур йөк машинасының кабинасы һәм җиңел машинаның бөтен корпусы янып беткән. 

Шаһитлар мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше һәлак булган. Йөк машинасы – «Россия Почтасы»ныкы.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина йөртүче каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Авариядә алты кеше: машина йөртүче һәм биш пассажир һәлак булды. Тагын бер пассажир төрле җәрәхәтләр алган.

Тикшерү комитеты «юл хәрәкәте һәм автомобильдән файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә саксызлык аркасында берничә кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинять эше кузгатты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100