news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән җиңел машинада ике кеше һәлак булган

Бүген Актаныш районында М7 трассасының 1161нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган, анда ике кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларында күрсәтелгәнчә, Volkswagen йөртүчесе юл чатында «Юл бирегез» билгесе таләбен игътибарсыз калдырган һәм йөк автомобиленә килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлгән. Актаныш районы прокуратурасы тикшерүне контрольгә алды.

Фото: «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot