news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган

Татарстанның Алексеевск районында Алексеевск – Высокий Колок трассасының 18 нче километрында «Лада» машинасы рулендәге 37 яшьлек ир-ат югары тизлектә каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән җиңел машинаның алгы өлеше изелеп беткән. «Лада» йөртүчесе алган яраларыннан урында ук һәлак булган, дип хәбәр иттеләр республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә.

ЮХИДИ хезмәте юл хәрәкәтендә катнашучыларның барасын да сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди.

news_right_1
news_right_2
news_bot