news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөк машинасы ана белән баланы таптаткан, хатын-кыз үлгән

Бүген Татарстанның Югары Ослан районында М7 юлында Scania йөк машиасы йөртүчесе зур тизлектә 24 яшьлек хатын-кызны һәм 5 яшьлек баланы таптаткан. Алар светофорсыз җәяүлеләр кичүе аша чыккан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, бала җәрәхәтләр алган.

Юл-транспорт һәлакәте урынында автоинспекторлар эшли. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100