Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда инженерларга, табибларга һәм IT-белгечләргә ихтыяҗ артачак
Киләчәктә Татарстанда югары белемле белгечләр арасында предприятие җитәкчеләре, инженерлар, табиб-белгечләр, педагоглар, IT-белгечләр (мәгълүматлар базасы, челтәрләр), гражданлык төзелеше буенча инженерлар, бухгалтерлар, финанс эшчәнлеге белән идарә итүчеләр кирәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Урта һөнәри белемле урта звено белгечләре арасында пешекчеләр, урта медицина персоналы, склад хезмәткәрләре, эшкәртү сәнәгатендә мастерлар, балалар һәм авыруларны карау буенча эшчеләр аеруча кирәкле булачак», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Квалификацияле эшчеләр арасында машина йөртүчеләргә, электромеханикларга, автотранспорт һәм җайланмаларны ремонтлау буенча механикларга, слесарь-сантехникларга, эретеп ябыштыручыларга, сәнәгать җайланмалары операторларына ихтыяҗ көтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз