news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда инвалидларны тәрбияләү өчен түләүләр турында сөйләделәр

Беренче төркем инвалидны тәрбияләүче эшләмәүче татарстанлылар ай саен 1,2 мең сум күләмендә компенсация түләве рәсмиләштерә ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Балачактан инвалидлардан кала беренче төркем инвалидларын тәрбияләүче эшләмәүче татарстанлылар өчен, бергә яшәүләренә һәм инвалидның гаилә әгъзасы булу-булмавына карамастан, ай саен компенсация түләү билгеләнә. Бу түләү күләме 1,2 мең сум тәшкил итә. Түләү инвалидка билгеләнгән пенсия белән бергә башкарыла», - диде ул.

Ата-аналарга яки уллыкка алучыларга, опекуннарга, попечительләргә һәм 18 яшькә кадәрге инвалид балаларын яки беренче төркем инвалидларны караучы башка кешеләргә айлык түләү каралган. Аның күләме ата-аналар һәм опекуннар өчен 10 мең сум, ә инвалидларны караучы башка гражданнар өчен 1,2 мең сум тәшкил итә.

«Компенсация яисә айлык түләү гражданның аны билгеләү өчен гариза һәм барлык кирәкле документлар белән мөрәҗәгать иткән айдан алып билгеләнә. Тәрбияләү чоры һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажына исәпләнә. Бу кешеләргә иминият пенсиясен алу өчен үзләренең пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә», — дип аныкладылар Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.

Компенсация һәм айлык түләү инвалидны тәрбияләү чорына билгеләнә. Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алган кешеләр компенсация һәм айлык түләү хокукына ия түгел. Ике түләү дә инвалидка билгеләнгән пенсия белән бергә башкарыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100