news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда инвалидларны эш белән тәэмин итүдә алдынгы һәм артта калган районнар билгеле

Эшкә сәләтле инвалидларның мәшгульлеген начар кайгырткан районнар билгеле. Питрәч (17 процент), Әлмәт (42 процент), Чистай (50 процент) районнарында инвалид саналган кешеләрне эшкә урнаштыру күрсәткече түбән. 

Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

Җәя эчендә күрсәтелгән саннар халык мәшгульлеге үзәкләрендә теркәлгән инвалидларның күпмесен эшкә урнаштыруны күрсәтә. 

Азнакай, Кукмара, Лениногорск районнарында, Казан, Чаллы шәһәрләрендә халык мәшгульлеге үзәкләренә мөрәҗәгать иткән инвалидларны эшкә алу күрсәткечләре югары. 

Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге инвалидлар саны 108,2 мең кеше, эш белән тәэмин ителгәннәре 31,2 мең кеше исәпләнә. Инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе 28,8 процент дәрәҗәсендә. Россия буенча бу күрсәткеч 25,6 процент күләмендә. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100