news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда инвалидларга хезмәт хакы түләү өчен 9 млн сум биреләчәк

2019 елда Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 983 кеше эшкә урнашкан.

Татарстанда инвалидларга хезмәт хакы түләү өчен 9 млн сум биреләчәк
архив

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Татарстанда дәүләт юлламасы буенча инвалидларны эшкә алган эш бирүчеләр субсидия алачак. Бу акчалар эшкә урнашкан инвалидларга хезмәт хакы түләүнең бер өлешен капларга тотылачак. Әлеге яңалык мәшгульлек үзәгендә 2019 елда барлыкка килде. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бер инвалидка хезмәт хакы түләү өчен эш бирүчегә бер минималь хезмәт хакы күләмендә субсидия бирелә. Бу Россия законы тарафыннан билгеләнгән һәм бюджеттан тыш фондларның иминият взнослары суммасына кадәр арттырылган була”, - диделәр ведомствода.

Әлеге программа кысаларында ел башыннан бирле 63 инвалидның эшкә урнашуын да әйттеләр. 2019 елда субсидия түләү өчен Татарстан бюджетыннан 9,6 млн сум бирелгән.

“Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау” законы буенча Татарстанда 2019 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 983 кеше эшкә урнаштырылырга тиеш булган. Хәзерге вакытта бу программаның якынча өчтән бер өлеше башкарылган – 316 инвалид эшкә урнашкан.

Хезмәт министрлыгында 2016 елдан бирле республикада инвалидлар иҗтимагый берләшмәләре оешкан оешмаларга ярдәм күрсәтелүе турында да сөйләделәр. Узган елда бу программада Казан, Әлмәт, Алабуга һәм Чистай шәһәрләреннән җиде оешма катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100