Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда инвалидлар ункөнлеге кысаларында 500дән артык чара уздырылачак
Түгәрәк өстәлләр, мәдәни чаралар, консультацияләр үткәрү планлаштырыла.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда инвалидлар ункөнлеге барышында 500дән артык төрле чаралар үткәрәчәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
«Инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары оештырылачак. Казанда Зур концерт залында форум узачак. Аңа 300гә якын кеше чакырылган, алар алдында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак», — диде ул.
Министр әйтүенчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр юридик ярдәм һәм медицина консультацияләре алачак. Моннан тыш, музейларда осталык дәресләре үткәрү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз