Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда инвалидлар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартлары билгеле
Татарстанда инвалидлар вакытыннан алда пенсиягә чыга ала. Моның нинди шартларда мөмкин булуы турында «Татар-информ» материалында хәбәр ителә.
Әлеге категориядәге татарстанлыларның картлык буенча иминият пенсиясен алу өчен шәхси пенсия коэффициенты (ИПК) кимендә 30 булырга тиеш, шулай ук яшь һәм иминият стажы буенча кайбер шартларны үтәргә кирәк.
Күрү буенча I группа инвалидлыгы булган ир-атлар пенсиягә 50 яшьтә чыга ала, әмма иминият стажы кимендә 15 ел булуы шарт, хатын-кызлар кимендә 10 ел стаж булганда 40 яшьтә пенсия алырга хокуклы.
Аномаль түбән буйлы ир-атлар пенсиягә 20 елдан да ким булмаган иминият стажы белән 45 яшьтә чыга ала, хатын-кызлар өчен 15 елдан да ким булмаган стаж белән 40 яшьтә чыгу мөмкинлеге бар.
Сугыш җәрәхәте сәбәпле, инвалидлык алган ир-атлар 55 яшьтә, иминият стажы кимендә 25 ел булганда, хатын-кызлар 50 яшьтә, стажы кимендә 20 ел булганда, пенсия түләүләре алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз