news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда инвалидлар хокукларын яклаучы кайнар линия ачыла

Инвалидларны тернәкләндерү буенча техник чаралар белән тәэмин итүдә сораулар биреп булачак.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). 25 октябрьдә Татарстанда  тернәкләндерү буенча техник чаралар белән тәэмин итүдә инвалидларның хокукларын яклау турында кайнар линия ачыла. Бу хакта ТРда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле  аппараты хәбәр итә.

Кайнар линия аша ТРда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле  аппараты, РФ Социаль иминият  фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге һәм ТР медицина-социаль экспертизасы Баш бюросы хезмәткәрләре гражданнарга бәхәсле очракларда ярдәм итәчәк, кирәкле мәгълүматны җиткерәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot