Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда инвалидлар декадасы кысаларында бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Быел 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасы кысаларында Татарстанда республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча тугыз төрле чара планлаштырылган.
Барлык чаралар да «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.
«Түләүсез юридик ярдәм сорап медицина реабилитациясе һәм инвалид балаларны шифаханә-курортта дәвалау һәм башка мәсьәләләр буенча махсуслаштырылган белем бирү оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Чараларда Татарстан Дәүләт Юрбюросы хезмәткәрләре, профильле министрлыклардан, федераль һәм күзәтчелек органнарыннан юристлар катнашачак.
Чараларның тулы планы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Планда барлык консультацияләрне үткәрү даталары, вакыты һәм урыннары турында белешмәләр, шулай ук өстәмә сораулар өчен контакт белешмәләре бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз