news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда инвалид дип табылган кешеләр саны 13 процентка кимеде

18 гыйнварда Казанда Татарстан Республикасында Баш медицина-социаль экспертиза бюросы йомгаклау утырышын уздыра

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). 18 гыйнварда ТР Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасында Баш медицина-социаль экспертиза бюросы йомгаклау утырышын уздыра. Анда 2009 елда Бюро эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм 2010 елга бурычлар тәгаенләнәчәк.
ТР Баш медицина-социаль экспертиза бюросыннан “Татар-информ”га хәбәр ителгәнчә, узган ел бюро белгечләре 98258 кешене тикшерде. Шуларның 73 меңнән артыгы инвалид дип табылды. 2008 ел белән чагыштырганда, инвалид булып табылучылар саны 13,3 процентка кимеде. Беренче тапкыр инвалидлыкка чыккан өлкән яшьтьге кешеләр саны 2,3 процентка кимеде һәм 24 519 белән исәпләнде.
2009 елда Татарстанда 10 мең кешегә беренче таппкыр инвалид дип табылучылар саны күрсәткече 77,9ны тәшкил итте. Республикабызның Кайбыч, Апас, Буа, Кама Тамагы, Аксубай районнарында өлкән яшьтәгеләр арасында беренче тапкыр инвалидлыкка чыгу күрсәткече бик югары. Эшкә сәләтле кешеләр арасында беренче тапкыр инвалид дип табылганнар саны күрсәткече – 10 меңгә 50,4 белән исәпләнде һәм, 2008 белән чагыштырганда, 2,7 процентка кимеде. Андый кешеләр саны исә узган ел 2 процентка артты һәм 11 967 кеше белән саналды. Аеруча шәһәрдә яшәүчеләр арасында инвалид булганнар саны арта. Билгеле булганча, авыл җирендә эш табу бик кыен. Шуңа күрә авыл халкы сәламәтлеге аз гына какшаса да, бюрога мөрәҗәгать итә. Бу бүгенге көндә проблема булы тора.
Инвалидлыкка китергән сәбәпләр арасында беренче урынны кан әйләнеше системасы, икенче урынны – яман шеш, өченче урынны сөяк-мускул системасы авырулары алып тора. Шулай ук психик авырулары, җәрәхәт алу нәтиҗәсендә сәламәтлеге какшап, инвалидлыкка чыккан кешеләр 5 процент белән исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100