news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда инвалид балаларны уллыкка алган сигез гаилә 200әр мең сум акча алды

Республика программаларының күпчелеге гаиләләргә социаль ярдәм белән бәйле, дип белдерә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Татарстанда инвалид балаларны уллыкка алган сигез гаилә 200әр мең сум күләмендә дәүләт финанс ярдәме алды. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова җиткерде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика программаларының күпчелеге турыдан-туры гаиләләргә социаль ярдәм белән бәйле, дип җиткерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

“Хастаханәләрне һәм поликлиникаларны, мәктәпләрне һәм башка социаль корылмаларны төзекләндерү – болар барысы да республикада демографик вазгыятьне яхшыртуга тәэсир итә”, - диде Ларионова.

Түбән Камадагы һәм Арчадагы “Мәрхәмәт – Шәфкатьлелек” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе күчмә утырышларының тәҗрибә туплауда нәтиҗәлелеген әйтте ул. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100