news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен өстәмә ташламалар гамәлдә

Татарстанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен гомуми ташламалар һәм пособиеләр белән беррәттән өстәмә ташламалар да каралган. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» материалында.

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен түбәндәге ташламалар гамәлдә:

  • 18 яшькә кадәрге һәр инвалид бала өчен салымнан тотып калу. Бала I яки II төркем инвалид булган һәм югары уку йорты яки урта махсус уку йортында көндезге бүлектә белем алган очракта, тотып калу 24 яшькә кадәр саклана. Тотып калу күләме ата-аналар һәм уллыкка алучылар өчен 12 мең сум, опекуннар һәм попечительләр өчен 6 мең сум тәшкил итә;
  • балалар бакчаларында, яслеләрдә, шулай ук сәламәтләндерү учреждениеләрендә өстенлекле тәртиптә урын бирү;
  • ата-аналарның берсе, опекуннар яки попечительләр өчен ай саен өстәмә дүрт ял көне бирү;
  • 18 яшькә кадәрге инвалид баланың әти-әнисенең берсе, опекуны яки попечителенә кирәк булган очракта тулы булмаган эш көне эшләргә мөмкинлек бирү;
  • 18 яшькә кадәрге инвалид баланың әти-әнисенең берсе, опекуны яки попечителенә ел саен уңайлы вакытта түләүле отпускка чыгу мөмкинлеге бирү;
  • инвалид баласы булган хезмәткәрне үзенең ризалыгы булган очракта гына командировкаларга җибәрү, өстәмә эшкә, төнге вакыттагы эшкә, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү;
  • даруханәләрдә, кибетләрдә, поликлиникаларда, почтада һәм башка учреждениеләрдә чиратсыз хезмәт күрсәтү.
news_right_1
news_right_2
news_bot