news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медальләрен 1 апрельгә кадәр тапшырачаклар

Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында патриотик акцияләр, чаралар һәм Хәрби дан көннәре узачак. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Иң мөһим эш – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны әзерләү, оештыру һәм уздыру була. Шундый вакыйгаларның берсе – Россия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган юбилей медальләрен тапшыру. Медальләрне тапшыра башладылар инде. Бу эш 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», - дип хәбәр итте ул.

ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, барлыгы 7,8 меңнән артык медаль тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көнгә 2,7 меңнән артык медаль тапшырылган инде.

Республикада шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысына Мактаулы гражданин исемен бирү эше алып барыла. Бүгенгә әлеге исем белән 146 фронтовик бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100