Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү чаралары планын төзергә күрсәтмә бирелде
Татарстан хакимияте Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларга әзерлек һәм уздыру планын әзерләячәк һәм раслаячак. Республика Хөкүмәтенең карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Аерым алганда, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белән республика иҗтимагый оешмалары вәкилләрен бәйрәм чараларында катнашуны тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук ведомствога социаль хезмәтләр алучылар өчен тематик вакыйгалар оештырырга кирәк.
Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына массакүләм мәгълүмат чараларында хәрби вакыйгаларны һәм ветераннарның шәхси истәлекләрен яктырту өчен истәлекле рубрикалар ачарга, шулай ук бүгенге бәйрәм чараларын яктыртуны оештырырга кирәк.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына диспансеризация үткәрергә, ә Социаль иминият фондының ТР буенча бүлегенә шифаханә-курорт дәвалануын беренче чиратта тәкъдим итү эшен оештырырга кушылды.
Республика Мәдәният министрлыгы ветераннарга бәйрәм чаралары көннәрендә мәдәният учреждениеләренә бушлай керүне тәэмин итәргә тиеш.
ТР Яшьләр министрлыгына истәлекле урыннарны, Дан аллеяләрен һәм ветераннар каберләрен төзекләндерүдә волонтерлык оешмалары һәм студентлар отрядларының катнашуын тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Үз чиратында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан укучылар белән ветераннар оешмалары вәкилләре белән очрашулар оештыру таләп ителә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан башкарма комитеты Җиңү көнен бәйрәм итүгә 42 млн сумга якын акча сарыф итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз