Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Җиңү парадында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды
Бүген Җиңү парадында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылды. Теләгән һәркем махсус хәрби операциядә, Африка корпусында һәм пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү турында мәгълүмат белә ала. Бу хакта Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий шатров
Автоном палаткада барлык теләүчеләр контракт буенча хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүмат ала, гариза бирә һәм беренчел сайлап алу уза алачак, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләренә дә.
«Теләгән һәркем контракт буенча хәрби хезмәт турында белә ала. Без хәзерге вакытта туплана торган өстенлекле хәрби бүлекчәләр турында мәгълүмат бирәбез, шулай ук сайлап алуның беренчел чараларын үткәрәбез. Бездә Калашников автоматы һәм Макаров пистолеты макеты бар, аларны карарга, һәм хәтта җыярга һәм сүтеп карарга мөмкин. Моннан тыш, без ату тирын һәм дрон белән идарә итү симуляторын әзерләдек. Һәркем үз көчен сынап карый ала», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз