news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Җиңү көненә «Минем героем - минем гаиләм» онлайн-флешмобы башланды

Татарстанда Җиңү көненә «Минем героем - минем гаиләм» онлайн-флешмобы башланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннары бу язмалар матбугат чаралары сюжетларында һәм яңалыкларда күренәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акция #Минем Герой – минем Гаилә (#МойГеройМояСемья) исемен ала һәм популяр «Үлемсез полк»ка өстәмә булып тора. Узган ел ул беренче тапкыр уздырылды һәм «ВКонтакте»да 700дән артык катнашучыны җыйды. Бу юлы оештыручылар аны барлык социаль челтәрләрдә киңәйтергә карар итәләр.

Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар үзләренең туганнарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга — хәрбиләргә һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар бастырып чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #минемГеройминемГаилә (#мойГероймояСемья) хештегы булырга тиеш.

Акция 2024 елның 2 апреленнән 9 маена кадәр үткәрелә. Анда танылган татарстанлылар катнашыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100